Чаллыдагы КАМАЗ ширкәте 1 августтан кыскартылган эш тәртибенә күчә: кайбер бүлекчәләр өчен дүрт көнлек эш атнасы кертелә. Бу хакта ширкәтнең рәсми Telegram-каналында хәбәр ителә. Әлеге карар йөк машиналарына ихтыяҗ кимү аркасында кабул ителгән — ширкәт мәгълүматларына караганда, 2025 елның беренче яртысында йөк машиналары базар якынча 60 процентка кимегән.
КАМАЗ бу хәлне Үзәк банкның акча-кредит сәясәте һәм чит ил йөк машиналары кертелүе белән аңлата. Базар кыскарыр дип көтелсә дә, узган ел илгә артык күп импорт кереп өлгергән — базарда тәкъдим ихтыяҗны узып киткән.
Кичә Горький автозаводы да дүрт көнлек эш тәртибенә күчәчәген игълан итте. Кыскартылган эш атнасы август аенда гамәлдә булачак, әмма эшчеләр аны озайту ихтималы турында да алдан кисәтелгән.
Атна башында АвтоВАЗ та дүрт көнлек эш режимына күчү ниятләре барлыгын белдерде. Эш графигы 29 сентябрьдән үзгәрергә мөмкин. Ширкәт ахыргы карар базар торышына, икътисади факторларга — шул исәптән Үзәк банкның төп ставкасына һәм кредитлар алу мөмкинлегенә карап кабул ителәчәк диде.
11 июльдә "Соллерс" җитәкчелеге 2025 елга җитештерү күләмен киметү турында белдерде. Ширкәт хәбәр итүенчә, әлеге карар җиңел йөк машиналары (LCV) базары ел ахырына кадәр 25 процентка кимергә мөмкин дигән фаразларга нигезләнеп кабул ителгән. Әмма эш графигында үзгәрешләр каралмый.
2024 елда КАМАЗ 3,4 миллиард сум күләмендә зыян күрсәтте, ә 2023 елда 11,9 миллиард сум табыш алган иде.
2022 елның җәендә Европа берлеге һәм АКШ КамАЗга карата чикләүләр кертте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум